Poniżej tekst piosenki Бала кунеле , wykonawca - Салават Фатхетдинов z tłumaczeniem
Oryginalny tekst z tłumaczeniem
Салават Фатхетдинов
"Аңламый әле, яшь," - диләр,
"Бала," - диләр аңарга.
Ә мөмкинме бала күңеле
Аңламыйча еларга?
"Әннә", - диеп тел ачыла
Ә соңырак "әнкәй" дип.
Минем өчен иң кадерле
Әткәм белән әнкәм бит.
Бала күңеле йомышак була,
Чиста була икән ул.
Бер гөнаһсыз, иң чистасы
Иң сабыры икән ул.
"Әннә", - диеп тел ачыла
Ә соңырак "әнкәй" дип.
Минем өчен иң кадерле
Әткәм белән әнкәм бит.
Бала җанлы булсын куңелең,
Чиста булсын йорәгең.
Аклык, сафлык чәчеп торсын
Шомырт кара кузләрең.
"Әннә", - диеп тел ачыла
Ә соңырак "әнкәй" дип.
Минем өчен иң кадерле
Әткәм белән әнкәм бит.
Piosenki w różnych językach
Wysokiej jakości tłumaczenia na wszystkie języki
Znajdź potrzebne teksty w kilka sekund