Начар малай - АИГЕЛ

Начар малай - АИГЕЛ

Альбом
Пыяла
Год
2020
Язык
`Tatar`
Длительность
165140

Poniżej tekst piosenki Начар малай , wykonawca - АИГЕЛ z tłumaczeniem

Tekst piosenki „ Начар малай ”

Oryginalny tekst z tłumaczeniem

Начар малай

АИГЕЛ

Пока урам малайлары, икеле капчыклары, кыргый сорауларын чишә урамда сугышып

Пока юньсез ир атлар — оятсыз аталары

Эчеп, исереп, бер-берсен үтереп хайванлана юләр башларында адашып

Пока кабәхәт картлачлар, илләрен туздырып бетереп, утыралар, биек тәрәзәләреннән төкереп

Без нишлибез, кызым?

Без аларны көтәбез өйдә

Кайтсыннар гына кереп, җен эшергәннәр, кайтсыннар гына

кайтсыннар гына

Кайтсыннар гына кереп

Җен эшергәннәр

Кайтсыннар гына

Кайтсыннар гына!

Начар малай

Начар малай

Ю кулыңны!

Ю кулыңны!

Начар малай

Кулыңда кем каны?

Кем каны?

Начар малай

Начар малай

Ю кулыңны!

Ю кулыңны!

Начар малай

Кулыңда кем каны?

Кем каны?

Аккургаш гаскәрләрен улым ныгытып тота

Ул уйный

Суга, бәрә, ата!

Миннән биек буең, кызыл муен, әллә нинди уен — улым әллә нинди сугышта

Суга, бәрә, ата!

Чал чәчле агай — пеләш маңгай, улым, син ме ул?

Нәрсә эшли ул?

Суга, бәрә, ата!

Кил әле, улым, сөйләле, улым, нишләп пычрак кулың?

Ничек менә бу кулың

Суга, бәрә, ата?

Әйдә, сөйләле улым, нишләп пычрак кулың, нишләп кулыңда тагын

Кан?

Кан?

Кан?

Кан?

Әйт әле, бәгърем, сине тудырган өчен җанымны кем алыр?

Беләм үзем, ахрысы, кем — шайтан

Начар малай

Начар малай

Ю кулыңны!

Ю кулыңны!

Начар малай

Кулыңда кем каны?

Кем каны?

Начар малай

Начар малай

Ю кулыңны!

Ю кулыңны!

Начар малай

Кулыңда кем каны?

Кем каны?

Ponad 2 miliony tekstów piosenek

Piosenki w różnych językach

Tłumaczenia

Wysokiej jakości tłumaczenia na wszystkie języki

Szybkie wyszukiwanie

Znajdź potrzebne teksty w kilka sekund